Террорчылыкка каршы торуны Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс игълан ителә.

  Террорчылыкка каршы торуны Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс игълан ителә.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы террорчылыкка каршы торуны Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс игълан итә. Конкурс эшләре 2021 елның 1 июненнән 1 августына кадәр түбәндәге адрес буенча «Террорчылыкка каршы торуны Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс» тамгасы белән кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан ш., Декабристлар ур., 2 йорт, 608 каб. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.

Конкурс эшләре түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә:

«Террорчылыкка каршы тору темасын массакүләм мәгълүмат чараларында актив яктырткан өчен» (1 урын);

«Массакүләм мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тору темасына багышланган иң яхшы аналитик материал» (1, 2 урын);

«Массакүләм мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тору темасына багышланган иң яхшы интервью» (1, 2 урын).

 

Конкурста катнашырга чакырабыз!

НИГЕЗЛӘМӘ

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 1 июне, 08:34

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International