24 июнь көнне «Казан» халыкара ат спорты комплексында Россия президенты бүләгенә ат чабышлары уздырылачак. Бу ярыш илебезнең иң популяр һәм көтеп алына торган спорт чараларынынан берсе.
Шушы уңайдан Татарстан хөкүмәте бинасында ярышка әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының өченче утырышы үтте. Аны Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Виктор Зубков уздырды.
Президент призына уздырылучы бу ярышта катнашуга Россия төбәкләре һәм БДБ илләре — Казахстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Украина, Молдова, Абхазиядән дә гаризалар бирелгән.
Ипподромда ул көнне 9 төрле бүләккә ярышлар уздырыла. Бүләк фонды барлыгы 28, 5 миллион сум тәшкил итәчәк.
Берничә көн элек Россия президенты призына уздырылачак ярышларда катнашачак атларга бәя бирүнең нәтиҗәләре буенча утырыш булды. Ветеринария һәм фитосанитар күзәтү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт хәбәр итүенчә, ярышта катнашу өчен барлыгы 178 ат тәкъдим ителгән. Шуларның 25 е — Россия президенты призына уздырылачак ярышта катнашырга тели. Шулай ук 25 ат — Идел буе федераль округ призына, 19ы - «Казан» ат спорты комплексы бүләгенә, 20 се — «Милли казаныш», ә 26сы исә - «2013 елгы Универсиадага таба» призына дәгъва итә.
Экспертлар нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Россия президенты бүләгенә узачак ярышта 16 ат катнашачак. Аларның тугызы — Россиянең төрле регионнарыннан булса, җидесе — БДБ илләреннән киләчәк. Татарстан призына шулай ук 16 ат арасында көрәш барачак, дип хәбәр итәТатарстан хөкүмәтенең рәсми сайты.
Мәгълүмати чыганак: «Intertat.ru» электрон газетасы, 17.06. 2011, автор: РӘМЗИЯ ЗАКИРОВА