II Идел буе яшьләренең «МИЛЛИ ХӘЗИНӘ» халык иҗаты конкурс-фестиваленә багышланган матбугат конференциясе
Хөрмәтле журналистлар!
6 апрельдә сәгать 11.00 Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинг-залында (Академия ур., 2-нче йорт) II Идел буе яшьләренең «МИЛЛИ ХӘЗИНӘ» халык иҗаты конкурс-фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була.
Катнашучылар:
1. Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов – Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры;
2. Фирая Разыйх кызы Шәйхиева – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлегенең сектор мөдире;
3. Кадрия Рәис кызы Идрисова – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эшләре идарәсе җитәкчесе;
4. Гөлназ Фирдинат кызы Шәйхиева - Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитетының матбугат хезмәте җитәкчесе
Хөрмәтле журналистлар! Сезне әлеге чарага чакырып калабыз!