“Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзарәтен үзгәртеп кору, киләчәктәге үзгәрешләр. Дәүләт хакимияте һәм ТҖ МДНнең үзара бәйләнеше "

2011 елның 16 феврале, чәршәмбе

Бүген Республика матбугат  һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының  Диния Нәзарәтен үзгәртеп кору, киләчәктәге үзгәрешләр. Дәүләт хакимияте һәм ТҖ МДНнең үзара бәйләнеше” дигән темага матбугат конференциясе узды.

Әлеге чарада  Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының   Диния Нәзарәте рәисе, мөфти вазыйфасын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизов һәм  Татарстан Республикасы Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Гатин Марат Илшат улы катнашты. 

Бүгенге матбугат очрашуында түбәндәге мәсьәләләр күтәрелде:  дәүләт хакимияте һәм дини оешмаларның үзара  бәйләнеше, киләчәккә юнәлдерелгән үзгәрешләр, дин әһелләренең  белемен,  квалификациясен даими рәвештә күтәреп тору, яшьләр белән актив эшләү, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм башка оешмалар белән элемтәне үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International