Икенче ел рәттән үткәрелүче “ Раштуа йолдызы – 2010” дип исемләнгән керәшен җырларын башкаручылар фестивале

2010 елның 16 гыйнвары, шимбә

Хөрмәтле журналистлар!

 

        2010 елның 16 гыйнварында сәгать 17.00 “Ак  Барс” яшьләр үзәгендә (Декабристлар урамы 1 йорт)  Икенче ел рәттән үткәрелүче “ Раштуа йолдызы – 2010” дип исемләнгән  керәшен җырларын башкаручылар фестивале узачак. Фестивальне  Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре  керәшен халкының иҗтимагый оешмалары үткәрә.

         Кичәнең кунаклары арасында Татарстан Республикасының халык артисты  Георгий Ибушев һәм  Лидия Ахметова, Татарстан Республикасының атказанган артисты Елена Бичарина һәм Зоя Борисова, таныклы фольклорчы  Геннадий Макаров һәм башкалар була.

Чарага рәхим итегез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International