Универсиада авылында «FREEBOOKS» китапханәсе эшли башлады

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Китапханәнең исеме «Free book» форматы белән бәйле, ул инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә «Ирекле китап» дигәнне аңлата.

Моннан аңлашылганча, студент биредә үзенә охшаган китапны укырга ала, әмма бер шарт белән – алмашка ул үзенекен калдырырга тиеш.

Китапларда шулай ук аны укыячак кешеләргә сәлам тапшыру яки китап турында үз фикерләрең белән уртаклашу өчен аерым кәгазьләрдә язылган, бер-береңә адресланган хатлар да калдырырга мөмкин.

Оештыручылар якын көннәрдә китапханә фонды яңа басмалар белән тулыланыр дип өметләнә.

 Әлеге проект студентлар башлангычы һәм Универсиада авылы мэры, «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Фәрит Габделганиев ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

"Интертат.ру" мәгълүматы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International