Бүген "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Kazan-Arena стадионының генераль директоры Радик Миннахметов һәм “Engo” компаниянең вәкилләре брифингта катнаштылар

2014 елның 15 феврале, шимбә
Компания вәкилләре газон харап ителгән дигән мәглүматне кире кактылар.
Кайсы бер массакүләм мәглүмат чараларында Kazan Arenaның газоны харап ителгән дип килеп чыккан мәгълүмат тулысынча ялгыш. Шуны Kazan Arenaның генераль директоры Радик Миннахметов һәм Engo компаниянең баш агрономы Роналд Кеннеди белдерделәр.
Шулай булса да, белгеч билгеләгәнчә, чын проблемалар да бар. Аның сүзләренә күрә, стадиондагы чирәмне вирус баскан. Түбән температура һәм югары дымлылык шул вируска уңайлы шартлар тудыра. Хәзерге моментта чир тидерелгән чирәмнең үрнәкләре лаборториягә җибәрелгән.
“Бу вирусның өч төре бар. Кайсы икәнен белгәч, аны ничек көрәшергә дә белербез”,—өстәде Р. Кеннеди. 
“Без ноябрьдә урнаштырган каплауны алып куйдык, футбол кырындагы һава циркуляциясен стабильләштердек. Шулай ук кыр өслегендәге температураны оптималь хәлгә китердек”,—билгеләде агроном.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International