«Хикмәт» газетасы - сикәлтәле юлларда

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе

Төмән төбәге милли матбугат чаралары арасында рус һәм татар телләрендә дөнья күрә торган үзенчәлекле бер басма - яңадан торгызылганнан соң, төбәк хакимиятенең финанс ярдәме белән, 2 ел чыгып килгән айлык дини-мәгърифәти “Хикмәт” газетасы да бар, дип “Татар-информ” МАна яза аның баш мөхәррире Бибинур Сабирова һәм түбәндәгеләрне шәрехли.

Илдә демократик үзгәрешләр башланган еллардан бирле журналистика өлкәсендә эшләп, төбәгебез татарлары тормышын читтән карап кына түгел, эчтән күреп анализларга гадәтләнгән кеше буларак, милләттәшләребезнең рухи–әхлакый халәтен яхшы беләм, дип уйлаган идем. Белеп бетермәгәнмен икән. “Хикмәт” газетасын чыгару процессында динебез өлкәсендәге вәзгыятьне дә ныклабрак өйрәнгәч, күзләрем киңрәк ачылды, уйларым тирәнгәрәк үтеп керә башлады, күңелемнең борчулары артты. “Хикмәт” үз укучыларын тапты, дип әйтә алабыз, күп өлеше мәчетләр аша бушка таратылу нәтиҗәсендә, халык арасында аны кулдан-кулга йөртеп укыйлар, авторлардан язмалар килә, рәхмәт хатлары да алабыз. Әмма, ни хикмәт, бу газетага карата җылы сүзләр, үз төбәгебездән булуга караганда, чит төбәкләрдән күбрәк килә. Шушы көннәрдә генә Әлмәт шәһәреннән килеп төшкән хатында Миләүшә исемле туташ болай дип яза: “Искиткеч басма – “Хикмәт” газетасы, аның тагын бер-ике санын укысам, мин мәчеткә дә йөри башлармын, мөгаен...” Ә шул ук шәһәрнең укытучысы Клара ханым Хәсәнҗанова “Хикмәт”кә мәктәп укучылары өчен язмаларын җибәреп тора.

Якташларыбызның күпчелеге исә төрле сәбәпләр аркасында “Хикмәт”кә якын килеп җитә алмый әле, аны яздырып алып укырга ашыкмыйлар. Бер яктан караганда, халкыбыз дингә кайта, дип сөенәбез, икенче яктан, милли үсеш хәрәкәтенең үзәгендә кайнаганнарның үзебезнең асыл динебезгә якын килүне артта калганлык, культурасызлык, дип карауларын күреп, сизеп ачынабыз.

Татар интеллигенциясе вәкилләре - укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, иҗатка омтылган каләм тибрәтүчеләребез, җәмәгать эшлеклеләре, лидерларыбыз - мәчет ишекләрен ачып кермиләр. Дини бәйрәмнәрне үткәрәләр алар, әмма үзләренчә, шаулатып-гөрләтеп, ләкин дин рухы булмый ул чараларда. Күзәтүләремнән чыгып, шундый нәтиҗәгә дә килдем: дини бәйрәмнәргә багышлап, аны эстрада җыр-биюләре белән бизәп үткәргән мондый чаралар халкыбызны диннән читкә генә юнәлтә, менә бит дин тотабыз, нигә тагын намаз укырга, зәкят түләргә, дигән уйларын, менә бу безнең “традицион” динебез, дигән ялган фикерләрен ныгыта. Мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре туган телне, милли йөзебезне саклап калу өчен, рухи-мәдәни кыйммәтләргә таяну, дин әһелләре белән көчләрне берләштерү юлына баса алганнары юк әле, ә бит, югыйсә, бу юнәлештә барлык рухи-мәдәни көчләрне берләштереп кулга кул тотынып эш алып бару – милли үсешнең төп шарты. “Хикмәт” газетасы, чыга башлаган көннәреннән бирле, бу юнәлешкә аеруча әһәмият бирә дә соң, тик шуңа игътибар итүчеләр юк дәрәҗәсендә диярлек. Ә бит хөкүмәтебез күптән ачыклады инде җәмгыятьнең рухи кризиска батуының сәбәпләрен - диннән тайпылу, дингә каршы көрәш нәтиҗәсе ул. Эчүчелек, наркомания, җинаятьчелек афәте, туганны туган, ананы ана, атаны ата, баланы бала дип танымау – боларның барсының да дини-рухи кыйммәтләрдән тайпылу нәтиҗәсе булуын аңлатып торырга да кирәкми, югыйсә.

Рухи кризистан чыгуның бер чарасы буларак дәүләт тарафыннан мәктәпләргә “Дин культуралары нигезләре һәм дөньяви этика” дигән курс кертелде. Ул курс алты модульдан тора, шуларның берсе –“Ислам дине культурасы нигезләре”. Безнең татар мәктәпләренең берсе дә бу модульне сайлап алмаган. Бер мәктәп директоры хәтта болай диде: “Безгә Ислам диненә бәйле модульне алу килешсез булыр дип уйладык. Без бит дәүләт заказын үтибез”. Туган ягыбызда татар балаларының 70 проценттан артыгы рус мәктәпләрендә укый, алар башка дингә бәйле курсны өйрәнә, чиркәүләргә йөри – бу килешле икән мәктәп җитәкчеләре өчен, ә газиз балаларыбызны үз динебезнең рухи-мәдәни кыйммәтләре рухында тәрбияләү – килешсезлек. Болай да күпме генә бала укый бит инде миллилеген югалткан этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә! Дәүләт заказы дигәннән, әгәр Ислам дине нигезенә бәйле модуль эшләнелгән, программасы, дәреслекләре бастырылып чыгарылган икән – бу үзе үк дәүләт заказы түгелмени?!

Ярый ла татар мәктәпләре үзләре сайлаган “Дөнья диннәре нигезләре һәм дөньяви этика” дигән модульне дөрес итеп алып барсалар! Авылларда йөргәндә бу курсны укытучыларның атеизм чорыннан калган гадәти тәрбия дәресе итеп кенә үткәрүләренә тап булабыз, аны асылына төшеп үткәрү өчен материаллары да юк булып чыга. Бу җәһәттән сорау өстенә сорау туа. Ник мәктәпләр ул курсның программаларын, дәреслекләрен алдырмаганнар? Ник укытучылар “Хикмәт” газетасында чыккан, әлеге курска туры килгән материиаллардан файдаланмыйлар? Укымагач, файдалана да алмыйлар инде...

Тагын бер мисал. Газета “Минем әтием - иң әйбәт әти” дигән конкурс игълан итте. Нигезләмәсе һәр санда чыга, әмма, язмалар аз килү сәбәпле, әлегә кадәр аңа йомгак ясамый торабыз. Ә бит бу конкурсның әһәмияте зур, югыйсә. Ул гаиләнең ныклыгын саклауда, иминлеген булдыруда, балаларны тәрбияләүдә, милли рухны ныгытуда ата кешенең ролен күтәрүгә юнәлтелгән, максаты - уңай тәҗрибә туплап, аны башкаларга да җиткерү. Без бу конкурска материаллар әзерләп җибәрүдә укучыларга укытучылары ярдәм итәр дип өметләнгән идек. Татар этномәдәни компонентлы 54 мәктәптән нибары 2 мәктәп катнашты бу эштә – Төмән районының Шыкча һәм Яркәү районының Яңа Кәешкүл мәктәпләре.

Бер мәктәп тә, бер мәдәният учагы да “Хикмәт” газетасына язылмады, дисәм ялгыш булмас кебек, гәрчә аңа язылуны оештыруга игътибар итүләрен сорап, милли эшләр комитеты рәисе дә район һәм шәһәр башлыкларына хат җибәрелгән булса да.

“Хикмәт” - дини генә түгел, чын мәгънәсендә мәгърифәти басма ул. Динне генә түгел, тормышның һәр ягын яктырта, чөнки яшәешебезнең дин рухы үтеп кермәгән бер ягы да юк. Ислам дине – милли яшәү рәвешебезнең, мәдәниятебезнең нигезе, ул югары әхлаклылылык нормаларын, ата-ана һәм бала, туганнар, гомумән, милли яшәеш, көнкүреш рәвешен, җәмгыять белән хакимият арасындагы бәйләнешне, тәрбия, мәгариф, мәдәният, сәнгать юнәлешләрен илаһи сафлык, мәгънәлелек нигезендә тәртипкә сала, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне рухи биеклеккә күтәрә, Коръәне Кәрим фән белән фәннең бәйләнешен исбатлый. Газетабыз шуларны ачыклап күрсәтә, тарихи бөек шәхесләребез, Ислам мәдәнияте турында мәгълүмат бирә, ул укырга өйрәнгән балалардан башлап барлык яшьтәге мөселманнар өчен (шуңа ике телдә ул) сыйфатлы кәгазьдә төсле булып чыга. Төбәгебездә милли үсеш хәрәкәтенең торышын, бүгенге вәзгыятьнең асылын, туган телебезнең торышын беркемгә дә яраклашмыйча, беркемне дә хурламыйча, беркемне дә күкләргә чөймичә, объектив анализ аша даими күрсәтеп баручы мәгълүмат чарасы да ул.

Безнең ифрат борчыган тагын бер мәсьәлә бар. Чынлап дингә кайту юлында киртә булып диннән тайпылышлар, ялгышлыклар тора. Берәүләр, бу безнең иң югары культурабыз, дип, Астаналарга (Себердә Ислам динен тарату өчен Күчем хан 360 бохарлы диндар китергән) “кече хаҗ” кылырга чакырса, икенчеләре Казакъстандагы борынгы суфилар каберләренә барып табынуны “кече хаҗ” итеп гамәлгә ныклап керттеләр инде. Алдагырак елларда ул якларга төркем булып җыелып, 2-3 айга бер барсалар, хәзер исә ай саен сәфәр чыгалар. Аларның кайберләре “изгеләр” каберләренә сәфәр кылу сәламәтлекне кайтарырга, уңышларга ирешергә, тормыштагы авыр проблемнарны хәл итәргә ярдәм итә дип ихлас ышана. Шактыйларының анда “өченче күзләре ачыла”: кайтып, изгеләр булып күренергә тырышалар, дәвалаучылар, күрәзәчеләр булып китәләр... Ни кызганыч, менә мондый гөнаһлы, хәрәм, диндә тыелган хәл-гамәлләргә карата татар җәмәгатьчелеге битараф булып кала бирә. Ә имамнар? Күрмиләрме, белмиләрме бу хәлләрне?

Бүгенге хәлебез – милли мәгърифәтне үстерүгә татар җәмәгатьчелегенең игътибары җитмәү, әзерлекле имамнарның (төбәгебездә аларның саны 6-7 проценттан артмый) нәтиҗәсе, дип ышанып әйтергә була.

Гомумән, газетабыз алдында алга таба да җәмгыятебез, милләтебез, рухи үсешебез өчен актуаль булган бик күп темаларны ачу бурычы тора, дип яза Төмәндә нәшер ителә торган “Хикмәт” газетасы баш мөхәррире Бибинур Сабирова.

«Татар-информ» МА мәгълүматлары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International