Универсиада-2013 турында «Ты – это мир» документаль фильмы “Татарстан - яңа гасыр” телеканалында, аннары "Татар-информ" агентлыгы сайтында тәкъдим ителә

2014 елның 31 гыйнвары, җомга

2 нче февральдә халыкка Казанда 2013 елда уздырылган XXVII Универсиадага башка күзлектән карарга тәкъдим итәчәкләр. “Татарстан - яңа гасыр” телеканалында әлеге спорт вакыйгасына багышланган «Ты – это мир» документаль фильмы премьерасы була. Фильмны төшерү һәм сюжет үзенчәлекләре турында бүген “Татар-информ” МАда “Казан-2013” башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров сөйләде.

Аның сүзләренчә, документаль фильм төшерү турында идея 2012 нче елның язында туган, ә бөтендөнья Уеннарына кадәр бер ел калганда, төшерү эшләренә тотынганнар. Фильмны “ИВАН” продюсерлык үзәге төшергән.

Татарстанлылар әлеге спорт вакыйгасына ике яктан - оештыручылар һәм спортчылар, аларның гаиләләре һәм тренерлары күзлегеннән карый алачак. Ел дәвамында фильм төрле илләрдә: АКШ, Кытай, Ямайка, Польша һәм Росссиядә төшерелгән. Шулай итеп, тамашачылар Казанның үзгәрүен, атлетларның Уеннарга әзерлеген күрә алачак. Алар арасында танылган Россия чемпионнары Илья Захаров (суга сикерү) һәм Светлана Ромашина (синхрон йөзү), шулай ук спорт карьерасында Универсиада җитди старт булган спортчылар бар.

Уеннарга әзерлек процессы турында аның төп катнашучылары – оештыру комитеты рәисе, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россиянең спорт министры Виталий Мутко, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев сөйли...

Кадыйров сүзләренчә, кадрларда спорт объектларын төзүчеләр дә булачак.

Фильмның берничә версиясе бар: 115 минут, 68 минут һәм телевизион версиясе - 52 минут. 2 нче февральдә сәгать 20.00дә “Татарстан - яңа гасыр” телеканалында күрсәтеләчәк премьерадан соң, фильмны “Татар-информ” МА сайтында карап булачак. Майда фильм FISU башкарма комитеты утырышы кысаларында Универсиаданы уздыру турында хисапта инглиз телендә субтитрлар белән тәкъдим ителәчәк.

Фильм өчен, махсус рәвештә, музыка (Сергей Дудаков) һәм сценарий язылган (авторы – Татьяна Саломадина, режиссер-сәхнәләштерүче – Александр Смирнов).

“Мин FISU тарихында мондый уникаль документаль фильмнар юк дип уйлыйм. Фильмга салынган идея уникаль: ул спорт вакыйгасын ике яктан күрсәтә. Бу барлык эмоцияләр һәм спортчыларның борчылулары, оештыру комитетының өметләре белән тулы документаль фильм”, - диде Кадыйров.

«Татар-информ» МА мәгълүматлары буенча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International