Казанда Бөтендөнья студентлар уеннарын уздыруга республиканың бар халкы, аның җитәкчелеге, министрлыклар, ведомстволар, оешмалар җитәкчеләре зур өлеш кертте, дип билгеләде РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, бүләкләү тантанасын ачканда. Аның сүзләренчә, Универсиадага әзерлек процессында “барлык халык оешкан, мобильләштерелгән иде, Бөтендөнья җәйге универсиаданы лаеклы рәвештә уздыру идеясе белән яшәде”. Ул Уеннарга әзерлек һәм аны уздыру эшендә катнашкан барлык кешегә рәхмәт белдерде.
“Барлык дәрәҗәләрдә иң югары бәяләр бирелде. Искиткеч спорт ярышлары уздырылды, һәм Россия җыелма командасы, бик зур өстенлек белән, ярышларның барлык төрләрендә диярлек җиңү яулады”, - дип искәртте М.Бабич.
Аның сүзләренчә, Универсиада ярдәмендә Казан һәм Татарстан спорт һәм социаль инфраструктура белән баеды. “Россия, тулаем алганда, яңа объектлар төзүгә бәйле файдалы тәҗрибә алды, чөнки кайбер объектлар уникаль инженерлык-технологик чишелешләренә ия булды, - дип ассызыклады РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле. – Казанда тормышка ашырылган проектларның моңа кадәр тиңе булмады. Әлеге проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе Сочида Олимпиадага әзерлек барышында файдаланылды һәм файдаланыла”.
М.Бабич Татарстаннан күп санлы төзүчеләрнең, юлчыларның, белгечләрнең Сочидагы объектларда эшләгәнлегенә игътибар юнәлтте.
ТР башлыгы Рөстәм Миңнеханов, эшчәнлеккә югары бәя биргән өчен, РФ Президенты Владимир Путинга рәхмәт белдерде. “Бу гомумфедераль проект иде, һәм без әлеге гаять зур механизмда бер зур шестерня булдык. Һәм барлык эшләнгән нәрсә безнең шәһәр, аның халкы һәм ТРның үсеше өчен булды”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Универсиада зур имтихан булды, һәм Татарстан әлеге сынауны уза, бурычны үти алды.
“Республикабызда һәм илдә булган көчне шулай ук лаеклы рәвештә күрсәтә алырлык шундый җитди проектлар әле тагын булыр дип өметләнәм”, - диде ТР Президенты.
Исегезгә төшерик: тантанада беренче булып Казан мэры Илсур Метшинны бүләкләделәр – IV дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырдылар. Ул билгеләп үткәнчә, Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру – шәһәр тарихында аерым бит. Шулай ук Казан мэры ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм шәһәр халкына рәхмәт белдерде. “Барыбыз да бер команда булдык”, - дип ассызыклады ул. Аерым алып, Казан мэры, Уеннарга әзерлектә ярдәм күрсәткән өчен, федераль җитәкчелеккә рәхмәт белдерде.
Билгеләп үтик: бүген Мактау ордены ТР Премьер-министры Илдар Халиковка, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһановка тапшырылды, Дуслык ордены – ТР Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаровка, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга. II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүләкләнде. “РФ атказанган төзүчесе” исеменә “ПСО “Казан” ҖЧҖ генераль директоры Равил Җиһаншин лаек булды. РФ Президентының Мактау грамотасы ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтовка бирелде. “ТР матбугат һәм массакүләм коммуникацияләрнең атказанган хезмәткәре” исеме “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоинага бирелде.
«Татар-информ» МА мәгълүматлары буенча