Бүген Казанның “Родина” мәдәни-күңел ачу үзәгендә агымдагы 2013 нче елның спорт сезонына йомгак ясалды. Биредә республика һәм илнең спорт үсешенә үзеннән өлеш керткән спорт федерацияләре һәм спорт темасын яктыртучы журналистлар, шул исәптән, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре хөрмәтләнде.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов чарага чакырылганнарга мөрәҗәгать итеп: “Без быел бергәләп XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздырып җибәрдек”, - дип, зур тырышлык куелганы өчен рәхмәтен җиткерде. Министр Татарстан Хөкүмәте исеменнән үз эшләренә җаваплы караган барлык спорт төрләре федерацияләре җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Чыгышыннан соң Рафис Борһанов барлык федерацияләрне “Ел лидеры”, “Ел алгарышы”, “Иң тизе, биеге, көчлесе”, “Ел өметләре” номинацияләрендә диплом һәм чәчәк бәйләмнәре белән билгеләп үтте. Спортка зур урын биргәне өчен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “За лошадиную дозу информаций” номинациясендә диплом белән бүләкләнде. “Сез конвейерга тиң эшчәнлек алып бармасагыз, спорт яңалыклары бөтен җәмәгатьчелеккә вакытында барып ирешмәс иде. Сез эшчәнлегегез аша күпме кешене спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәсез. Универсиада көннәрендә дә трибуналар сыгылып торды, болар, һичшиксез, сезнең дә казанышыгыз”, - дип белдерде Рафис Борһанов. Министр барча җыелган халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде.
Котлаулар һәм җыр-бию номерлары белән үрелеп барган бәйрәм чарасы алга таба рәсми булмаган төстә боулинг уены белән дәвам итте.
«Татар-информ» МА мәгълүматлары буенча