Бүген түбәндәге филиалларның директорларын (директор урынбасарларын) – ММЧ баш мөхәррирләрен алыштыру турында игълан ителде:
“Казан утлары” журналы – Равил Фәйзуллин урынына Илфак Ибраһимов билгеләнгән;
“Мәгариф” журналына - Габдархак Шәмсетдинов урынына Илдар Миргалимов;
Intertat.ru электрон газетасы - Булат Сруров урынына Илназ Фазуллин;
“Мәгърифәт” газетасы – Гөлүсә Закирова;
“Чын Мирас” журналы – Рамил Ханнанов.
Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, Равил Фәйзуллин “Татмедиа” ААҖ генераль директорының киңәшчесе итеп билгеләнгән.
“Татмедиа” ААҖнең ТР районнарындагы филиаллары җитәкчеләре составында да үзгәрешләр булды:
“Кайбыч таңнары” газетасында Фәридә Нигъмәтҗанова урынына Луиза Сонгатуллина билгеләнгән;
“Мөслим мәгълүмат-редакция үзәге” – Модамил Әхмәтов урынына Рөстәм Зәкиев;
“Әлмәт РТВ” телерадиокомпаниясе – Гөлнара Миңнеханова урынына Наилә Әл-Әйюби.
Бүген Равил Фәйзуллинга, Габдархак Шәмсетдиновка һәм Булат Сруровка, башкарган эшләре өчен, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы грамоталары тапшырылды.
«Татар-информ» МА мәгълүматлары буенча