Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында экстремизмга каршы проблематика буенча конкурсның нәтиҗәләре билгеләнде.

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Тантанада конкурс комиссиясе әгъзалары: Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты Дини оешмалар белән багланышлар идарәсе башлыгы Илнур Гатауллин, ТР Куркынычсызлык советы секретаре ярдәмчесе Михаил Блинов һәм КФУ Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин катнашты.
Билгеләп үтик, әлеге конкурс агентлык тарафыннан 2 нче ел уздырыла.
“2013 нче елда журналистлар конкурсына ТРның 23 ММЧнан 357 эш тәкъдим ителгән. Бу басмаларның бер өлеше генә. 9 айда ММЧ якынча 2 мең материал бастырган. Безнең көннәрдә әлеге теманың актуаль булуы һәм журналистларның җилкәсенә җәмгыятьнең толерантлык һәм милләтара мөнәсәбәтләрдә гармония урнаштыру кебек актуаль төшенчәләрне кабул итүе өчен җаваплылык төшкәнлеген аңлау куандыра”, - дип билгеләде сәламләү сүзендә Ирек Миңнәхмәтов.
Соңыннан ул конкурста җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International