Казандагы «Мәктәп 21» цифрлы технологияләр мәктәбендә «Татмедиа» республика агентлыгы каршындагы яшьләр советының икенче очрашуы узды. Утырышта катнашучылар берничә мөһим медиакейс һәм мәгълүмати киңлеккә ясалма фәһемне кертү турында фикер алышты. Чарада республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә булды.
«Сезнең белән бик кызык булды. Бергәләп зур нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз, дип ышанам. Иртәме-соңмы яңа буын барлык процесслар белән идарә итә башлаячак. Моңа әзер булырга кирәк. Актуаль темаларга битараф булмавыгыз бик мөһим», - дип мөрәҗәгать итте Сәлимгәрәев Яшьләр советы әгъзаларына.
Утырышта республика медиамохитенә кагылган берничә мөһим кейс каралды. Алар арасында массакүләм мәгълүмат чараларында ясалма фөһем куллану, матбугатның заманча форматлары, төбәк телевидениесе өчен актуаль темалар һәм Россиядә һәм дөньяда Татарстанның мәгълүмати йөзе кебек мәсьәләләр булды. Һәр темага кечкенә презентацияләр тәкъдим ителде.
Аннары Яшьләр советына «Татмедиа» агентлыгының тарихы турында сөйләделәр һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында ясалма фәһем куллану турында презентация күрсәттеләр.