Татарстан башкаласында «Вертикаль видео – яңа тренд: Shorts-контент булдыруны ничек җайга салырга?» дигән практикум уза. Аның максаты - сторителлинг форматында вертикаль видеолар ясарга өйрәтү.
Чара медиа мохитне яңарту һәм заманча форматлар белән эшләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән «Цифрлы трансформация» концепциясе кысаларында уза.
Практикумда катнашучыларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде. Алар редакцияләрнең вертикаль видеосторителлинг форматында эшләве һәм бу юнәлештә тиешле белем алуның мөһимлеген билгеләп үтте.
Программа район гаммәви мәгълүмат чаралары белгечләренең кыска видеороликлар әзерләү нечкәлекләренә багышланган теоретик һәм практик дәресләрен үз эченә ала. Евгения Григина («Мамадыш-информ»), Камилә Җәләева («Биектау хәбәрләре»), Зөһрә Галимуллина һәм Люция Сираҗиева («Питрәч-информ») үзләренең эш тәҗрибәләрен тәкъдим итте.
Практикум вакытында катнашучылар мөстәкыйль рәвештә видеотарих әзерләргә тиеш булачак. Бу эштә аларга «Татмедиа-видео» белгечләре ярдәм итәчәк.