«Татмедиа» бинасында Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) җитәкчеләренең Шанхай Берләшкән медиа төркеме делегациясе белән очрашу узды. Очрашуда хезмәттәшлекнең киләчәге, журналистика үсеше турында фикер алыштылар һәм зур проектлар хакында сөйләштеләр.
«Безнең Кытайдагы хезмәттәшләребезнең ничек эшләвен күрү бик кызыклы. Күп нәрсәдә Россия нәкъ менә Кытай моделенә тартыла. Без сез кулланган алымнар турында, эшне оештыру юллары һәм илегездәге медиа өлкәсендәге тенденцияләр турында күбрәк белергә телибез. Ә безнең бурыч – ачык һәм актив үсә торган Татарстан Республикасы барлыгы турында сөйләү», – дип мөрәҗәгать итте кунакларга «Татмедиа» Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Аның сүзләре буенча, Татарстанда күп санлы Кытай компанияләре эшли. Үз чиратында, Шанхай медиа төркеменең вице-президенты Ян Цзянь төбәккә җылы каршы алган өчен рәхмәт белдерде һәм илләребез арасында мәгълүмати алмашуларны киңәйтергә чакырды.
«Безгә бер-беребезнең мәдәниятен яхшырак аңлар өчен Кытай белән Россия арасында мәгълүмати алмашуларны үстерергә кирәк. Минем буын бу мәсьәләләр белән шактый тирәнтен таныш, ә яшьләр инде Россия турында аз белә», – дип белдерде Кытайдан килгән кунак.
Россиялеләр өчен Кытай турында рус телендә контент, ә Кытай кешеләре өчен Россия турында кытай телендә контент булдырырга кирәк. Бу халыкларга бер-берсенең мәдәниятен һәм тарихын яхшырак аңларга һәм ниндидер дәрәҗәдә тел киртәсен җиңәргә мөмкинлек бирәчәк, диде ул.
«Татмедиа» Акционерлык җәмгыяте Шанхай медиа төркеме белән тематик контент алмашырга әзер, дип хәбәр итте акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков.
«Безнең медиахолдинг 200дән артык ММЧны берләштерә. Әгәр татар тарихы, мәдәнияте кызыклы булса, без контент алмашырга, хезмәттәшлекнең яңа форматларын табарга һәм тагын да таррак темалар буенча эшләргә әзер», – диде ул.
Кытай белән Татарстан арасында мәгълүмати алмашулар берничә ел дәвам итә инде. Аерым алганда, республикадан журналистлар төркемнәре берничә тапкыр Кытай провинцияләрендә булган, ә Кытай хәбәрчеләре ТРга килгән. Соңгы мондый сәфәр узган җәйдә оештырылган һәм ул нәкъ менә Шанхайны колачлаган иде, дип ассызыклады «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билалов.
«Безнең белән Кытай арасында бик актив хезмәттәшлек бара. Моңа ел саен Татарстанда үткәрелә торган РОСТКИ форумы да ярдәм итә. Республикада бик күп кытай студентлары белем ала, бу да мәгълүмати алмашуга булышлык итә», – дип өстәде баш мөхәррир.
Ул Татарстан белән Кытай арасында мәгълүмати һәм мәдәни алмашуларны оештыруда актив катнашучы Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгының ролен аерым билгеләп үтте.
Россия һәм Кытайга бергәләп глобаль мәгълүмати көн тәртибен тикшерергә һәм медиа өлкәсендәге технологияләрдәге яңа юнәлешләрне күзәтергә кирәк, дигән фикерен уртаклашты «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов.