6 декабрьдә Татарстанда «Tatarstan Today» медиапроектының көзге сезоны үзенең тапшыруларын башлап җибәрә.
Динә Газалиева РФ Тышкы эшләр министрлыгында, Мәскәү Кремлендә һәм Хөкүмәт йортында экспертлар һәм белгечләр белән аралашты һәм күп яңалыклар белде. Мәсәлән, Россиянең төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Россия башкаласында Татарстан үрнәгендә эшләнгән эшләр турында сөйләде.
Программаны 6 декабрьдә 19.00 сәгатьтә һәм 6 декабрьдә 22.10 сәгатьтә “ТНВ-Татарстан” телеканалында, шулай ук 10 декабрьдә 18.30 һәм 22.30 сәгатьләрдә “Татарстан 24” телеканалында күрергә мөмкин булачак.