«Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру буенча республика конкурсында җиңүчеләр билгеле!

2025 елның 28 ноябре, җомга

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә торган Интернет челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру буенча республика конкурсына йомгак ясалды.

Конкурсның максаты – Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән иң яхшы блогларны ачыклау. Конкурска Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Мәскәү шәһәреннән барлыгы 29 гариза керде.

Конкурс эшләре мәртәбәле жюри тарафыннан җентекләп каралды, жюри составына журналистлар, блокинг өлкәсе белгечләре кертелгән иде.

«Социаль челтәрләрдә 5000 кадәр язылучы булган иң яхшы блог» номинациясендә  җиңүчеләр:
I урын – Галимҗанова Рәфидә Илшат кызы
II урын – Шәфикова Гөлнар Илдар кызы
III урын – Камалова Зөләйха Камил кызы

«Социаль челтәрләрдә 5000 артык язылучы булган иң яхшы блог» номинациясендә җиңүчеләр:
I урын – Закиров Линар Рөстәм улы
II урын – Галимова Чулпан Илшат кызы
III урын – Идрисов Илнар Илдус улы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International