Казан шәһәрендә яшәүчеләр өчен интерактив цифрлы мохит формалаштыру максатларында шәһәрдәге вакыйгалар, хезмәтләр һәм сервислар турында мәгълүмат бирә торган «Казаным» мәгълүмат системасы эшли башлады.
Платформа түбәндәге файдалы белешмәләрне үз эченә ала:
- район һәм шәһәр яңалыклары, вакыйгалар афишасы;
- су, электр белән тәэмин итүне вакытлыча туктатып тору, төзекләндерү эшләре турында мәгълүмат (интерактив карта ярдәмендә);
- шәһәр халкы файдалана алырлык сервислар, проектлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең каталогы;
- шәһәр халкы еш бирә торган сорауларга җаваплар, шулай ук шәһәрдәге хезмәт күрсәтү оешмаларының телефон номерлары.
https://my.kzn.ru/ сайтында платформа турында тулырак мәгълүмат
урнаштырылган.