Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге 14.07.2025 елдан 18.11.2025 елга кадәр Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы (алга таба – Конкурс) оештыра.
Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатында үткәрелә.
Конкурсның төп бурычлары:
кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен пропагандалауга зур өлеш керткән журналистларның иҗади активлыгын бүләкләү;
массакүләм мәгълүмат чараларында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен яктырту ысулларын һәм формаларын камилләштерү;
кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә республика гражданнарының агарту дәрәҗәсен күтәрү.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла, аларның һәрберсендә җиңүче билгеләнә:
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы публикация»;
«Татарстан Республикасында гражданнарның кулланучылар белемен арттыру буенча иң яхшы массакүләм мәгълүмат чараларыныж иң яхшы редакциясе»;
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы интернет-басма»;
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы телесюжет (яисә телетапшыру)»;
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)»;
«Интернетта социаль челтәрләрдә кулланучылар хокукларын яклау темасын чагылдыруга иҗади якын килү» (махсус номинация);
«Кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча иң яхшы журналист тикшерүе» (махсус номинация).
Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы ММЧ редакцияләре, аерым авторлар, юридик затлар катнаша ала.
Конкурска түбәндәге төр конкурс эшләре кабул ителә:
- дәвамы 15 секундтан да ким булмаган телевизион эшләр (программалар, махсус репортажлар, телесюжетлар цикллары һәм башка телевизион эшләр), CD-яки DVD-дискта һәм (яки) флеш-картада МР4 форматында һәм (яисә) актив сылтама формасында;
- CD-яки DVD-дискта һәм (яки) флеш-картада МР4 форматында һәм (яисә) актив сылтама формасында дәвамы 15 секундтан да ким булмаган радиосюжетлар (программалар, махсус репортажлар, радиосюжетлар цикллары);
- газеталарда (журналларда, альманахларда) һәм башка басма, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында җитәкче имзасы һәм юридик зат мөһере (булган очракта) йә физик затлар өчен автор имзасы белән таныкланган, оригиналда һәм (яисә) ксерокопиядә, һәм (яисә) сканерланган килеш кимендә 1500 тамгадан торган басма, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында (публикацияләр сериясе, махсус чыгарылышлар) публикацияләр (фото) вариантта.
Конкурс эшләре «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга Конкурс» тамгасы белән 2025 елның 21 октябренә кадәр конкурс турындагы Нигезләмәдә күрсәтелгән документлар пакеты белән бергә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420107, Татарстан Республикасы, Казан ш., Һади Такташ ур., 94 йорт, махсус (почта) һәм (яисә) электрон почта (pdf, jpeg форматларында яисә видеоформатта): konkurs.zpp@tatar.ru.
Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 277-94-99, 277-94-95.
Йомгак ясау һәм бүләкләү 2025 елның ноябрь – декабрендә булачак.
Конкурсны уздыру тәртибе, шартлары һәм сроклары турында тулырак мәгълүмат Кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы порталында урнаштырылган: https://tatzpp.ru/events/konkurs/92791/