Казанда «Геройлар янәшә» әдәби патриотик бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

2025 елның 20 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшә» ачык әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уза.

Бәйге узган елның ноябрендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан игълан ителгән иде. Эшләр 2024 елның 12 ноябреннән 2025 елның 30 апреленә кадәр кабул ителде.

Конкурска Татарстанның төрле почмакларыннан, шул исәптән Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Арча һәм башка күп кенә торак пунктлардан 136 гариза килде. Җирле катнашучылардан тыш, Мәскәү, Удмуртия, Ульяновск һәм Новосибирск өлкәләре, шулай ук Красноярск крае авторлары да үз эшләрен тәкъдим итте.

Эшләр рус һәм татар телләрендә биш номинациядә («Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы», «Очерк», «Татарстан Республикасында әдәбият аша патриотик тәрбиягә өлеш») кабул ителде.

«Повесть» номинациясендә җиңүчеләргә бүләкне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

«Минем карашка, бүген Татарстан өчен бик тә мөһим вакыйга уза. Без бирегә тикмәгә генә җыелмадык. Кадерле дуслар, мин сезгә конкурста актив катнашканыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Анда Татарстан халкы да, башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә катнашты. Сүзгә һәрвакыт урын табылсын, ул төрле телләрдә яңгырасын һәм безнең йөрәкләргә барып җитсен», - дип искәртте ул.

Бәйге комиссиясе составына 22 белгеч керде, алар арасында Россия Китап берлеге вәкилләре дә бар иде. «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фирдүс Гыймалтдинов комиссия рәисе итеп сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International