ТР буенча Баш федераль инспектор Татарстанның әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре белән очрашты.
“Татмедиа” республика массакүләм коммуникацияләр агентлыгында үткән очрашу барышында Ренат Тимерҗанов мөхәррирләр белән мәгълүмати багланышлар мөмкинлеге турында сөйләште, баш федераль инспектор постындагы бурычлары, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич җитәкчелегендә тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте.
Очрашу барышында ММЧ җитәкчеләре билгеләп үткәнчә, ММЧ өчен мәгълүматны оператив рәвештә тапшыру мөһим, мөхәррирләрнең берсе билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округы журналистлар белән активрак хезмәттәшлек итәргә, актуаль һәм “тере” мәгълүматны тапшырырга тырышырга тиеш.
ТР буенча Баш федераль инспектор төрле темаларга караган сорауларга җавап бирде.
Ренат Титмерҗанов РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсе эшчәнлеге турында сөйләде.
Баш федераль инспектор ассызыклаганча, республиканың ММЧна карата тотрыклы кызыксыну РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиллегенең социаль әһәмиятле инициативаларын сыйфатлы рәвештә мәгълүмати танытырга ярдәм итә ала.
«Татар-информ» МА мәгълүматлары буенча