Атаклы язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Әйтматовка 85 яшь тулуга багышланган матбугат-конференциясе

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

25нче октябрь көнне, 14.30 сәгаттә "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында (Декабристлар урамы, 2-нче йорт, 1 кат) атаклы язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Әйтматовка 85 яшь тулуга багышланган матбугат-конференциясе узачак.

Катнашалар:

1. Кыргызстан Республикасы мәдәният, мәгълүмат һәм туризм министры - Раев Султан Аким улы.

2. Кыргызстанның Россия Федерациясендә гадәттән тыш һәм тулы хокуклы илчесе - Джунусов Болот Тологон улы.

3.  Татарстан Республика премьер-министр урынбасары - Татарстанның Россия Федерациясендә тулы хокуклы вәкиле - Әхмәтшин Равил Калимулла улы.

4. Чыңгыз Әйтматовның сеңлесе - Әйтматова Роза Торекул кызы.

5. Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары - Нигматуллина Гүзәл Азат кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International