Татарстан хөкүмәте оештырган бәйгедә җиңеп, республиканың Журналистлар берлеге узган елда грант алуга иреште. Шушы акчаларга Казанда журналистика тарихына багышланган музей оештырыла. Аның инде беренче экспонатлары да бар.
Коммерцияле булмаган оешмалар арасында узырылган бәйгедә берлек тарафыннан тәкъдим ителгән “Татарстан журналистикасы тарихы музее” проекты “Мәдәни җәмгыять – чәчәк ата торган дәүләт” номинациясендә җиңә. Проектның авторы – Журналистлар берлеге рәисе урынбасары Раилә Фәтхетдинова. Грант ярдәмендә оештырылган музей республика Журналистлар берлеге оешуына 95 ел тулу уңаеннан 26 декабрьдә ачылачак.
Инде ел башыннан үк музейның концепциясе уйланыла, партнерлар билгеләнә, архив, фәнни китапханә, ветеран оешмаларына хатлар юлланыла, махсус музей җиһазлары алына. Музейга экспонатлар җыю турында белдерүләр дә бирелгән.
Бу атна уртасында исә әлеге музейга “нигез ташы” салынды: Журналистлар берлегендә “Бүләк итү көне” (“День дарения”) дигән акция узды. Бу көнне Татарстан журналистикасы тарихына бәйле тарихи экспонатлар тапшырылды. Материалларны алып килүчеләр арасында нигездә газета-журнал редакцияләре хезмәткәрләре иде.
Мәсәлән, “Республика Татарстан” газетасы хезмәткәрләре кызыл байрак алып килде. Байракның да ниндие бит әле! Аның бер ягында газета исеме язылса, икенчесендә – совет чоры сулышы. Ул вакытта мондый байраклар бары бик уңышлы эшли торган өлкә газеталарына гына тапшырыла торган булган.
Бу көнне берлектә Татарстанның шәһәр-район басмалары, журналистика турында китаплар, берлек әгъзаларының таныклыклары, техник әсбаплар урын алды. Журналистлар үзләре әле ачылмаган музейның экскурсовод ролен дә башкарды. Мәсәлән, миңа фотосурәтләрнең ничәнче елларга караганын аерырга өйрәттеләр.
Чараны Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова башлап җибәрде. “10 ел элек яшь журналистлар бер аппарат бүләк итте. Аннан соң музей оештыру идеясе сүрелде. Узган ел Раилә Шаһитовна аны канатландырып җибәрде”, – дип башлады сүзен Римма Ратникова. Ул үзе дә буш кул белән килмәгән. 1918 елның 21 декабрендә Казанда узган совет журналистларының беренче җыелышы протоколының күчермәсе музейда төп экспонатларының берсе булачак.
Әлеге музей төрле бүлекләрдән торачак. Мәсәлән, “Казанские известия” беренче өлкә газетасы, 1905-1907 елларда чыга башлаган беренче татарча газета-журналлар, совет чорындагы басмалар, радио һәм телевидение оештырылу, бүгенге журналистика, Журналистлар берлеге тарихына багышланган бүлекләр. Экспонатлар белән ветеран журналистлар бик теләп бүлешә икән.
Раилә Фәтхетдинова да яхшы үрнәк күрсәтте: ул “Правда” газетасының 1945 елның 10 май санын алып килгән. Әлеге газетаны аңа әбисе бүләк иткән.
Ә менә “Татмедиа” ААҖ генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов бар кешене шаккаттырды дисәм, ялгышмамын. Музейга дип бүләк иткән репродукторны ул хәтта Чувашиядән кайтарткан. Ул шулай ук Матбугат йортының 1932 елда ясалган төзелеш проектын күрсәтте.
Олы яшьтә булуына карамастан, озак еллар журналистикада хезмәт куйган Валерий Николаевич Русаков та экспонатлар – төрле еллардагы журналист таныклыклары белән килгән.
Шулай ук бу көнне “Ватаным Татарстан”, “Сөембикә”, “Чаян”, “Шәһри Казан”, “Бизнес-время”, “Мәгариф”, “Казанские ведомости” газета-журналлары, “Татарстан” радиосы хезмәткәрләре дә музей оештыруга саллы өлешләрен кертте.
“Музейның беренче этабы ябыграк форматта булыр, – дип сөйләде Раилә Фәтхетдинова. – Чөнки аерым бүлмәдә булгач, һәрбер килгән кеше анда кереп йөри алмаячак”. Аның әйтүенчә, Бөек Ватан сугышына багышланган кайбер экспонатлар фойеда урнаштырылачак. Иң кадерлеләре, иң кыйммәтләре – махсус бүлмәдә урын алачак. Төрле чаралар вакытында музейга экскурсияләр дә оештырылачак.
«Интертат.ру» электрон газетасы мәгълүматлары буенча