10нчы октябрь көнне, 11.00 сәгаттә "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында (Декабристлар урамы, 2-нче йорт, 1 кат) “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” II халыкара фәнни-гамәли форумга багышланган матбугат-конференциясе була.
Катнашалар:
1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире - Фирая Разыйх кызы Шәйхиева.
2. КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры - Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов.
3. Филология һәм сәнгать институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары - Искәндәр Энгель улы Ярмәкәев.