«Татар-информ» МА хәбәрләрне бушлай тарату сервисын эшләтеп җибәрә

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Хәзердән “Татар-информ” МА укучылары хәбәрләрне электрон почтага җибәрү буенча бушлай хезмәттән файдалана ала.

“Татар-информ” МА хәбәрләрен тарату – мөһим булган яңалыкларны гына кабул итүнең иң уңайлы ысулы. Кайчандыр коммерцияле булган хезмәт хәзер “Татар-информ” МА укучыларына бушлай күрсәтелә.

Көненә биш тапкыр (сәгать 9.00, 12.00, 16.00, 19.00, 22.00) сезнең электрон почтагызга агентлыкның яңа хәбәрләр дайджесты киләчәк, ул Сезнең өчен махсус рәвештә сайланылган була.

Почтагызны төрле мобиль җайланмада (телефон, смартфон, планшет) көйләгез, һәм сезнең почтага интернет-сигнал булган җирнең төрле урынында мәгълүматлар килеп торачак.

Хәбәрләр чит сервислар катнашыннан башка агентлыкның үз көче белән таратыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International