Бүген Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә 9 нчы сыйныфларда терроризмга багышланган дәрес үтте. Гимназия директоры Әлфия Галиева хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада Куркынычсызлык айлыгы уза. Ел саен сентябрь аенда һәм чирек саен бер тапкыр аталган темага сыйныф сәгатьләре, балаларны яклау айлыклары, сентябрьдә һәм апрельдә сынау рәвешендә эвакуация үткәрелә.
“Балалар бу чараларда бик теләп катнашалар. Бүгенге көндә аларның булуы кирәктер дә. Бу заман таләбе дип уйлыйм”, - диде директор.
Куркынычсызлык айлыгы кысаларында гимназиядә төрле чаралар оештырыла. Алар 1-4 сыйныфларда рәсем бәйгеләре, өлкәнрәк сыйныфларда сыйныф сәгатьләре, конференцияләр рәвешендә уза. Башлангыч сыйныфларда элементар күнекмәләр бирелсә, өлкәнрәкләр өчен җитдирәк мәгълүмат бирелә, дип аңлатты директор. Дәресләрне нинди формада үткәрүне һәр сыйныф укытучысы үзе хәл итә.
Бүген тормыш иминлеге нигезләре дәресендә укучыларга терроризм турында бик тәфсилле (хәтта аларның яше өчен катлаулырак та) мәгълүмат бирелде. Әмма мондый очракларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында практик киңәшләр ишетелмәде. Мондый дәресләрне үткәргәндә берәр фильм күрсәтү, шулай ук күрсәтмә материаллар куллану укучыларга мәгълүматның барып җитүен тизләтер иде. Лекция вакытында очраган таныш булмаган терминнарга аңлатмалар бирелеп барса, яхшы булачак.
Гомумән алганда, укучылар бу дәресләрне кызыксынып кабул итә. Чөнки алар тормыш иминлеге өчен кирәк, дип саный алар. Айгөл Баһавиева терроризмның нәрсә икәнлеге турында мәгълүматлы булса да, андый очракларда үзен ничек тоту турында бик күз алдына китереп бетерми. Ә Илшат Хәбибуллин терроризм очраклары булмасын өчен, кешенең яхшы күңелле булырга, алар игелекле гамәлләр генә кылырга тиеш дип саный.