Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең “ТРТ” дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры Ибраһим Шахин белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан ягыннан ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республиканың Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Рөстәм Бикмөхәммәтов, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов катнашты.
Яклар массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә ике як өчен дә уңышлы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикерләште.
Очрашу кысаларында “Төркия радио һәм телевидениесе” корпорациясе һәм “Татмедиа” ААҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Төркиянең “ТРТ” дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры Ибраһим Шахин һәм “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Рөстәм Бикмөхәммәтов имзалады.
Килешү Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасы гражданнарының мәдәни-мәгълүмати ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан ике яклы оештыру, икътисади һәм техник элемтәләрне үстерүгә йогынты ясаячак. Документ кысаларында шулай ук Төркия белән Татарстан арасында мәгълүмат өлкәсендә хезмәттәшлек алып барылачак.
«Татар-информ» МА мәгълүматлары буенча