Татарстанда балалар өчен журналлар саны арта, дәреслекләр чит илдән кайтартылган яңа машиналарда бастырыла башлый

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Яңа елдан “Сабантуй” газетасы журнал форматында чыга башлый. Укучыларның интернет һәм рәсемле-визуаль басмаларга карата кызыксынуы арту белән бәйле. Бу хакта бүген “Татмедиа”да матбугат очрашуында “Сабантуй” газетасының баш мөхәррире Айдар Гыймадиев хәбәр итте.

Айга ике тапкыр чыгачак журнал заманча бизәлеш белән яхшы кәгазьдә басылачак. Анда рәсемнәр, фотографияләр һәм инфографика өстенлек итәчәк. Яңа уеннар, конкурслар, викториналар, комикслар, әкиятләр, сканвордлар барлыкка киләчәк. Бер сүз белән әйткәндә, журнал мавыктыргыч, укырга кызыклы булыр дип көтелә. Моннан тыш, басманың интернетта сайтын һәм социаль челтәрләрдә үз төркемен булдыру көтелә. Ул мультфильмнар, файдалы музыка белән баетылып биреләчәк.

Бүгеннән үк газета укучылар басманың интернет-сайтында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, телефоннардан газетаның үз герое Шәвәлигә СМС белән хәбәрләр юллый ала.

Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына адресланган “Салават күпере” дә журналга укучыларның игътибарны җәлеп итү өчен, эш формаларын үзгәртергә булган. Басманың баш мөхәррире Зиннур Хөснетдинов хәбәр иткәнчә, алар күптән түгел генә Казанның яхшы саналган балалар бакчаларында булып, балалар һәм тәрбиячеләр белән аралашкан. Һәм журналның нәниләрне бик кызыксындырмавын аңлап кайткан. Анда “Салават күпере” хезмәткәрләренә әллә нинди заманча китаплар күрсәткәннәр. “Безнең 16 битлек “Салават күпере” моны бирә алмый”, - диде баш мөхәррир бу нисбәттән.

Балалар бакчаларында булып кайтканнан соң, “Салават күпере” хезмәткәрләре тәрбиячеләрне һәм балаларны кызыксындыра торган кушымталар эшләргә ният кылган. Анда наклейкалар да, уенчыклар да урын алган. Өстәвенә журнал үтәкүренмәле пакетта бер бүләк белән таратылачак. Боларның барысы да укучыларны журналга җәлеп итү өчен эшләнә. Әлбәтттә, “җырлый торган әтәчле” китаплар кебек проектлар әле хыял да гына.

Ә менә Татарстан китап нәшрияты җырлый торган ук булмаса да, авазлар чыгаручы китапны бастырып чыгарган инде. Ул– “Син мәктәпкә әзерме әле?” сериясеннән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Нәниләргә бүләк” китабы. Китапка пенал рәвешендә алфавит беркетелеп, андагы һәр хәрефкә баскан саен, хәрефнең исеме ишетелә. Нәшриятның бүлек мөхәррире Ленар Шәехов билгеләп үткәнчә, интерактив басмалар, СD китаплар, наклейкалы, буйый торган китаплар, катыргы китаплар чыгаруга зур игътибар бирелә. “Мәгариф” нәшрияты ябылганнан соң, биредә мәктәп укучылары өчен дәреслекләр дә чыгарыла.

Яшүсмерләргә адресланган “Ялкын” журналы да укучыларны кызыксындырырга тырыша. Басманың баш мөхәррир вазыйфасын башкаручы Линар Закиров хәбәр иткәнчә, журнал “Минем мәктәбем” “Минем бүлмәм”, “Минем көндәлегем” бүлекләреннән тора. Анда психолог киңәшләре, мастер-класслар, афиша, танылган кешеләрнең көндәлекләре, спорт яңалыклары урын алган.

“Татармультфильм” нәшрияты да заман белән бергә атлап барырга тырыша. Бүген матбугат очрашуында катнашканнарның иң заманчасы да улдыр әле. Компания башлыгы урынбасары Альбина Башарова сүзләренчә, нинди генә яңалык килеп чыкса да, нәшрият үз продукциясен шул форматка салырга тырыша. Өч телдәге китаплар мультимедияле дисклар белән баетылып бирелә, мультфильмны карарга да мөмкинлек тудырыла. Шулай итеп, инновацион китаплар үз укучыларын таба: “Бала” дип исемләнгән китапханә тулылана (анда бүген утызга якын мультфильм карап була). Фильмнарга карата бирелгән биремнәрне укытучы дәресләрдә ныгыту материалы итеп файдалана ала. Шулай ук төрле проектлар белән iPad өчен җайлаштырылган “TatarCartoon”, “iBook”, “Китап киштәсе”ндә танышырга була. Аларга Интернетка тоташтырылган теләсә кайсы җайланмадан кереп була. Боларның барысы да укучыларны, балаларны кызыксындырыр өчен эшләнә. “iBook” системасы шигырьне визуаль күрергә генә түгел, шигырь юлына басып, аны тыңларга да мөмкинлек тудыра. А.Башарова сүзләренчә, шулай рәвешле балада шигырьне укыган кебек тәэсир кала. Дәреслекләрне мультимедия белән тәэмин итү дә көн таләбенә әйләнеп бара.

2011 елда нигез салынган “Мәгариф Вакыт” нәшрияты “Татармультфильм” белән тыгыз эшли. “Мәгариф Вакыт”та чыккан дәреслекләрне “Татармультфильм” мультимедия белән тәэмин итә. “Мәгариф Вакыт” бүгенге көндә рус телле һәм татар телле укучылар өчен ике төрле “Әлифба” чыгара. Татар теле, уку, гарәп теле дәреслекләре дә бар. Дәреслекләр “Перспектив башлангыч мәктәп” линиясе буенча Мәскәү авторлары белән берлектә эшләнә. Бу нәшрият чыгарган дәреслекләр эчтәлек һәм бизәлеш сыйфаты ягыннан югары бәяләнә. Республика укытучылары тарафыннан яратып кабул ителә.

Дәреслекләр, бүген тәкъдим ителгән газет-журналлар исә “Идел-пресс” полиграфия-нәшрият комплексында бастырып чыгарыла. Бүген комплексның генераль директоры Ришат Хәсәнов билгеләп үткәнчә, 2013 елда “Идел-пресс”, республика мәнфәгатьләре өчен дәреслекләр бастыру максатыннан, яңа җиһазлар сатып алган һәм урнаштырган. Европа дәрәҗәсендәге “Manroland” дип аталган машина яңа федераль дәүләт белем стандарты таләпләренә туры килә торган дәреслекләр бастырып чыгару өчен зарур. “Kolbus” линиясе исә дәреслекләрнең тышлыгы сыгылмалы итеп эшләргә мөмкинлек бирә. Бу, үз чиратында, дәреслекнең авырлыгы кимүгә, китапның кулланыш вакыты артуга китерә. Бүген матбугат очрашуыннан соң журналистлар әлеге җиһазлар белән дә танышты.

«Татар-информ» МА мәгълүматлары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International