Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе кысаларында якынча 80 млн. сум акча җыелган

2013 елның 26 июле, җомга

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы Арчаның аерым предметларны тирәнтен өйрәтүле 1 нче мәктәбе спорт мәйданчыгын җиһазлау өчен, 3,5 млн. сум акча биргән

ТатарстандаҮз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе кысаларында якынча 80 млн. сум акча җыелган. Республиканың 754 предприятиесе, сәүдә фирмалары директорлары, эшкуарлар үзләре укыган яки балалары белем алган уку йортларына ярдәм иткән. 
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында кайсы оешманың күпме акча күчергәнлеге белән танышырга мөмкин. Мәсәлән, Әлмәт шәһәрендәге "СМП-Нефтегаз" ачык акционерлык җәмгыяте (О.Н. Шабалин) 24 млн. 500 мең сум акчаны Яңа Чишмә гимназиясенә, Лаеш муниципаль районының Столбище урта мәктәбенә, Зәйдәге “Кояшкай” балалар бакчасына ярдәм итү өчен тоткан. 
“Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте 9,09 млн. сум акча күчергән. 
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы (министр Ленар Сафин) һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы (министр Рафис Борһанов) Арчаның аерым предметларны тирәнтен өйрәтүле 1 нче мәктәбенә, спорт мәйданчыгын җиһазлау өчен, 3,5 млн. сум акча бүлеп биргән. Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов та бу мәктәпкә ярдәм күрсәткән иде. 
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә торган әлеге акция 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә. 
 

“Татар-информ” МА мәгълүматлары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International