«Ватаным Татарстан» газетасына - 95 ел

2013 елның 24 мае, җомга

Бүләк буларак, укучылар хатлары нигезендә бастырылган китап, 1918 нче елда чыккан газетаның яңадан бастырылган беренче номеры һәм башка сюрпризлар

“Без 95 еллыкка газетаның 1918 нче елның 12 нче мартында чыккан беренче номерын яңадан бастырабыз. Газета “Эш” дип аталды, ул дүрт полосада гарәп язуында басылды”, - дип сөйләде газета мөхәррире Миңназыйм Сәфәров. Казанда газетаның беренче номеры сакланмаган – аны Санкт-Петербургта Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәдә таба алганнар.

Әлеге елларда газета берничә тапкыр исемен үзгәрткән – “Татарстан хәбәрләре” , “Совет Татарстаны”, “Социалистик Татарстан” һәм, ниһаять, “Ватаным Татарстан”.

Юбилейга газетада 3 елдан артык бастырылган укучылар хатлары нигезендә 300дән артык битле китап чыгарылган. Шулай ук туган көнгә “Йолдызлар ышыгында” ((«В тени звезд») проекты эшләнелгән. “Ватаным Татарстан” газетасының җиде хезмәткәре җиде популяр артист: Зөһрә Сәхәбиева, Римма Ибраһимова, Алсу Әбелханова, Зөһрә Шәрифуллина, Нәфкать Нигъмәтуллин, Рөстәм Асаев һәм Айгөл Сәгынбаева - белән дуэтта җырлаган.

Моннан тыш, алар артистлар белән “Корстон” сәхнәсендә чыгыш ясаячак, анда газетаның 95 еллыгына багышланган бәйрәм була.

“Ватаным Татарстан” газетасы укучылары инде бүген китапны, газетаның беренче номерын, җырлар белән дискны, шулай ук 2013-2014 нче елларга стена календарен бүләк тупланмасында таба ала.

“Ватаным Татарстан” баш мөхәррире фикеренчә, ММЧ башка төрләренең үсешенә карамастан, газеталарга ихтыяҗ һәрвакыт булачак. “95 ел яшәдек, Аллага шөкер! Аллаһы Тәгалә тагын шуның кадәр яшәргә язсын. Без барыбыз да журналистика тарихы буенча, радио уйлап табылгач, барысының да иртәгә газета бетәчәк, дип әйткәннәрен беләбез. Соңыннан телевидение, Интернет барлыкка килде. Һәр һәрвакыт газеталар юкка чыгачак, дигән сүзләр йөри. Ләкин мин моңа ышанмыйм, минем, барыннан да бигрәк, билгеле бер дәлилләрем бар. Моннан тыш, газеталар, китаплар кебек, калачак, чөнки аларны укыганда, бөтенләй башка тәэсирләр, күңелдә башка атмосфера туа. Барлык мавыгулар кайчан да булса бетә, ә укучының хакимият структуралары белән аралашуын һәм аңлашуын төзү өчен мәйдан булып хезмәт итә торган газеталар һәрвакыт кирәк булачак”, -дип билгеләде М.Сәфәров.

(“Татар-информ”ИА мәгълүматлары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International