«Сабантуй» һәм «Кырмысказки» дип исемләнгән, татар фольклорын чагылдырган мультфильмнар тәкъдим итә
Бу көннәрдә Татарстанда уңышлы гына эшләп килүче “Татармультфильм” оешмасы Мәскәүдә “Мультфильмнар дөньясы” дип аталган атналыкта катнаша. 31 майга кадәр узачак һәм бушлай мультфильмнар күрсәтеләчәк чарада “Татармультфильм” студиясе «Сабантуй» һәм «Кырмысказки» дип исемләнгән, татар фольклорын чагылдырган мультфильмнар тәкъдим итә.
«Сабантуй» сериалы шаян сүзләр белән татар халык бәйрәме уеннары һәм ярышлары турында сөйли.
«Кырмысказки» мультфильмнары сериясенә исем “кырмыска” сүзеннән чыгып бирелгән. Ул табигатьтән килгән хезмәт сөючәнлек, зирәклек, тапкырлык, уртак эш өчен янып-көеп йөрү сыйфатларын берләштерә. “Татармультфильм” студиясе бу мультфильм аша татарларның милли характерын күрсәтә. Һәр серия татар халык мәкален “ачып сала”.
Мәскәүдәге чараларга аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, интернатларда яшәүче балалар чакырулы. “Мультфильмнар дөньясы” дип аталган атналыкны Россиянең Анимация киносы ассоциясе оештырды. Үз мультфильмнарын шулай ук «МетрономФильм», «Маша и Медведь» студияләре, «Шар» мәктәп-студиясе һ.б. тәкъдим итә. Бу хакта “Татармультфильм” студиясендә хәбәр иттеләр.
(“Татар-информ”ИА мәгълүматлары буенча)