Россиядә региональ массакүләм мәгълүмат чараларының “Панацея” XII гомумроссия конкурсы игълан ителде

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Россиядә региональ электрон, басма массакүләм мәгълүмат чаралары һәм коммерциячел булмаган оешмалар басмалары журналистлары өчен “Панацея” ХII гомумроссия конкурсы игълан ителде

Конкурсның максатлары –  халык сәламәтлеген ныгыту өлкәсендә журналистларның һөнәри эшчәнлек сыйфатын арттыру, публицистик һәм хәбәри материаллар барлыкка килүгә, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары катнашындагы социаль проектларның артуына ярдәм итү.

Конкурска тәкъдим ителгән материаллар 2020 елның 1 сентябреннән 2021 елның 31 октябренә кадәрге чорда дөнья күргән булырга тиеш. Эшләр, гариза белән бергә 2021 елның 1 декабренә кадәр (1 декабрьне дә кертеп)  түбәндәге адреска җибәрелә: 125009, Мәскәү шәһәре, Моховая урамы, 9, Мәскәү дәүләт университетының  Журналистика факультетына, «Панацея» конкурсына.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәү шәһәрендә Мәскәү дәүләт университетының Журналистика факультетында булачак. 

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

• «Җирле хастаханә» — төбәктә сәламәтлек саклауны оештыру, медицина учреждениеләре – хастаханәләр, поликлиникалар, медицина пунктлары һ.б  турында язмалар.

• «Ак халат» —  медицина хезмәткәрләре –табиблар, кече һәм  урта персонал,  сәламәтлек саклауны оештыручылар, фармацевтлар һ.б турында язмалар.

• «Бәлагә юлыккан кешеләр» —  авыр хәлләрне, проблемалы вәзгыятьләрне җиңеп чыгу тәҗрибәсе турында язмалар; ММЧ  тарафыннан оештырылган яисә аларның турыдан-туры катнашында үткәрелгән  ярдәм акцияләре.

• «Сәламәтлегең үз кулыңда» — үз-үзеңне саклау тәҗрибәсе, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау клублары, энтузиастлар һ.б; сәламәт яшәү рәвешенә багышланган тематик битләр һәм  даими колонкалар; коммерциячел булмаган оешмаларның һәм массакүләм мәгълүмат чараларының  сәламәтлек саклау проблемаларын чишүгә багышланган һәм матбугатта яктыртылган социаль проектлары.

• «Социаль авыруларга урын юк!» — наркомания, ВИЧ/СПИД, туберкулез, диабет һ.б проблемаларны яктыртуга багышланган махсус язмалар,  бүлекләр, акцияләр, проектлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International