«Казанские ведомости» газетасы Бөтенроссия бәйгесендә җиңде

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

«Казанские ведомости» газетасы төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары арасында үткәрелгән «Сугышның милләте юк!» дигән Бөтенроссия бәйгесенең «Ничек яшисең, ветеран?» номинациясендә җиңүчесе булды. Бу хакта газетаның рәсми сайты хәбәр итә.

 

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кичә Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендәге (ВДНХ) «Слово» славян язуы үзәгендә булды. «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якуповага номинациядә җиңүче дипломы, шулай ук истәлекле бүләк тапшырылды.

Бәйгене РФ Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советының Дәүләт милли сәясәтен мәгълүмати яктан тәэмин итү мәсьәләләре буенча комиссиясе, «Россиядә яшәүче әрмәннәрнең федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы һәм «Россиянең төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре альянсы» (АРС-ПРЕСС) коммерцияле булмаган партнерлыгы оештырды.

Бөек Ватан сугышына һәм Җиңү таңын якынайтучыларга багышланган конкурс 11 номинация буенча үткәрелде. Газета хәбәрчеләренең Бөек Ватан сугышы ветераннарының бүгенге тормышы хакында бәян иткән язмалары жюри тарафыннан лаеклы рәвештә бәяләнде.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, илнең дистәләгән төбәгеннән килгән 200гә якын эш аерым материаллар рәвешендә дә, язмалар циклында да тәкъдим ителгән. Аларда төп әйбер: Җиңүнең 1941-1945 елларда илебездә яшәгән барлык халыкларның тырышлыгы нәтиҗәсендә яулануы чагылыш тапкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International