«Интертат» Башкортстанда да иң популяр татар сайтына әйләнде

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Татар телле «Интертат» сайты Башкортстандагы татарча һәм башкортча сайтлар арасында беренче урынга чыкты. 

Татар телле «Интертат» сайты Башкортстанда иң популяр татар сайты буларак танылды. Liveinternet бәйсез аналитика хезмәте мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Башкортстанда «Интертат» сайтына атнасына 14 меңгә якын уникаль кулланучы керә, бу республика территориясендә укыла торган милли сайтлар арасында беренче урын күрсәткече.

Уфа төбәге буенча атналык рейтингтан күренгәнчә, Татарстанда әзерләнүче «Интертат» сайты Башкорстанда укыла торган татарча һәм башкортча сайтлардан популяррак. Рейтингта икенче урында Башкортстанның башкортча «Йәшлек» сайты, өченче урында — Башкортстанның татарча «Өмет» сайты.

«Интертат» (intertat.tatar) сайты — Татарстанның «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе тарафыннан әзерләнә торган татарча электрон газета сайты. Liveinternet күрсәткечләре буенча, бүгенге көндә «Интертат» сайты Татарстанның гына түгел, дөнья күләмендә дә иң популяр татар сайты, аңа аена 134 меңнән артык уникаль кулланучы керә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International