«Шәһри Казан» газетасының 30 еллык юбилеена «Татмедиа» машина бүләк итә

2020 елның 16 октябре, җомга

«Шәһри Казан» газетасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте газета редакциясенә яңа «Ларгус» машинасын бүләк итәчәк. бу хакта газетаның 30 еллык юбилеен багышланган чарада «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтте.

«"Шәһри Казан" кебек татар җанлы газета булырга тиеш. 30 ел дәвамында газета яшәреп бара, киләчәктә дә шулай булсын, укучыларның теләкләрен сизеп торсын. Киләчәккә өмет белән карарга, тырышып эшләргә кирәк. Бер айдан яңа «Ларгус» машинасы әзер була. Ул барлык конкурсларны да үтте. Күңел белән эшләгез, ул гәҗитне укыганда сизелеп тора. Көчле булыгыз», — дип сөйләде ул.

Бу көннәрдә генә газетада иң озак еллар эшләүче журналист Дамир Бәдриев үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Айдар Сәлимгәрәев юбилярга рәхмәт хатын, газетаның баш мөхәрриренә ноутбук тапшырды. Шулай ук Алсу Сафиуллина, Фәрит Хәмидуллин рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Шәһри Казан» газетасындагы яңа үзгәрешләр турында әйтеп узды. «Яңа офис, яңа редактор, яңа машина була. Без газетадагы үзгәрешләрне күрәбез. Газета яңа версткада чыга башлады. Газетаның формасы да, эчтәлеге дә кызыклы һәм халыкчан. Үзгәрешләр булган саен, без ярдәм күрсәтеп торачакбыз. Сезнең иң мөһим эш — укучылар санын арттыру белән шөгыльләнү», — диде ул.

Газетаның баш мөхәррире Радик Сабиров редакциядә 21 кешенең хезмәт итүен һәм газетаның биш мең экземплярда чыгуын әйтте. «Заман таләпләреннән артта калмаска, зур тырышлык куеп эшләргә тырышабыз», — ди ул.

Юбиляр Дамир Бәдриев фикеренчә, туган көн уңаеннан җыелышу коллективны берләштерә торган чара. «Бу — безнең газетаның традициясе. Мөстәкыйльлек рухы, милли күтәрелеш белән туган газета ул. Исеменә дә „бөек“ дигән мәгънә салынган. Коллективыбыз бик көчле. „Шәһри Казан“, татар матбугаты гомерле булсын», — дигән теләген белдерде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International