KAZAN DIGITAL WEEK — 2020 халыкара форумы алдан планлаштырылган вакытта – агымдагы елның 21 – 24 сентябрендә узачак, тик... виртуаль форматта.
Казан шәһәрендә интеллектуаль транспорт системалары буенча 21 – 24 сентябрьдә булырга тиешле беренче үзәк-көнчыгыш конгрессы 2022 елның 19 – 21 сентябренә күчерелә. Бу хакта конгрессны оештыручылар хәбәр итте.
Мондый карар коронавирус инфекциясе пандемиясенә бәйле рәвештә «ЭРТИКО-ИТС Европа» ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән.
Моннан тыш, KAZAN DIGITAL WEEK — 2020 халыкара форумы алдан плалаштырылган вакытта – агымдагы елның 21 – 24 сентябрендә виртуаль форматта узачак.
Форум цифрлаштыру мәсьәләләренә кагылышлы киңкырлы программаны һәм проблемаларны үз эченә алган эре вакыйгалардан һәм тематик юнәлешләрдән торачак.
Форумны үткәрү турында мәгълүмат.
Форум һәм анда катнашу турында өстәмә мәгълүмат kazandigitalweek.ru. сайтында урнаштырылган.