«Татмедиа»ның социаль челтәрләрендә язылучылар саны 2 миллионга җитте

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

«Татмедиа» холдингына кергән гаммәви мәгълүмат чараларының социаль челтәрләрдәге берләшмәләрендә язылучыларның гомуми саны апрель аенда 2 миллионга җиткән. Шуларның 50 проценты — татар телле төркемнәрнең язылучылары.

Бүгенге көндә 70 филиалның барысының да «ВКонтакте», Instagram, Facebook, Twitter, «Одноклассники» кебек популяр социаль челтәрләрдә берләшмәләре һәм профильләре бар. Холдингның шулай ук YouTube видеохостингында – 73 һәм популяр мессенджерларда 15 каналы эшли.

Холдингның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге иң күпсанлы төркеме - «Интертат» татар интернет-газетасыныкы (40 меңнән артык язылучы). Instagram социаль челтәрендә «Шәһри Казан» газетасы (77 мең язылучы) аеруча популяр.

YouTube видеохостингында иң популяр татар телле канал - «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясенеке, 2016 елдан бирле ул 24 меңнән артык язылучы җыйган. Мәгълүмат агентлыгының рус редакциясе каналына 21 меңнән артык кулланучы язылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International