Президент журналистлар сорауларына җавап бирде

2012 елның 26 декабре, чәршәмбе

Татарстанда уллыкка бала алырга теләгән гаиләләр өчен махсус сайт барлыкка киләчәк. Президент Рөстәм Миңнеханов, журналистлар белән узган елга нәтиҗә чыгарганда, әнә шулай дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, ятим балалар үзебездә тәрбияләнергә тиеш. Рес­публика башлыгы каләм әһелләренең сорауларына җавап биргән­дә, күңелсез вакыйгаларны да читләтеп узмады һәм курыкмаска чакырды.

Билгеле булганча, узган атнада Россия Президенты Владимир Путин, журналистларны җыеп, зур матбугат конференциясе уздырды. Атна ахырында исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеха­нов та каләм әһелләре белән очрашты. Рәсми чаралардан аермалы буларак, чәй өстәле артында узган чарада республика башлыгы журналист­ларның барлык сорауларына да җавап бирде. Каләм ияләре аның җәм­гыятьтәге төп проблемаларга карата фикерен  генә түгел, ә нәрсәгә үкен­гәненә кадәр ишетте. Ә Президент бернәр­сәне дә яшер­мәгәнен әйтте. “Сез барысын да үзегез күреп, белеп торасыз, – диде ул ике сәгатькә сузылган очрашуда. – Безнең сайтта барысы да язылган. Хәтта минем бүген концертка барасымны да язып куйганнар. Мин барып җитә аламмы әле, юкмы – анысы башка мәсьәлә”.

 

Материал Matbugat.ru дан алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International