В.Шевчук 12 декабрьдә 59 яшендә вафат булды
Иртәгә, 20 декабрьдә, 10.00 сәгатьтә “Татмедиа” ААҖ бинасында Татарстанның танылган журналисты Владимир Николаевич Шевчук белән хушлашалар.
Искәртеп узабыз, 12 декабрьдә, Хургадада ял иткәндә, В.Шевчукның йөрәге туктаган.
Владимир Шевчук 1953 елның 16 октябрендә Мурмански шәһәрендә туган. “Филолог” белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Төрле елларда “Вечерняя Казань” хәбәрчесе, бүлек мөдире, “Комсомолец Татарии” газетасының баш мөхәррире, “РИА-Новости” ның Идел буенча үзхәбәрчесе, бюро җитәкчесе, "Intertat.ru" электрон газетасының баш мөхәррире, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директорының беренче урынбасары булып эшләгән.
Соңгы елларда В.Шевчук “Татмедиа” ААҖ генераль директоры киңәшчесе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы иде.
Казан, 19 декабрь, Татар-информ мәглүматлары буенча