Игътибар! 2013 елгы Универсиада пресс-объектларында эшләү өчен персонал туплау игълан ителде.

2012 елның 21 декабре, җомга

«2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы аккредитация үткән  массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре эшләү өчен спортив Һәм спортив булмаган 2013 елгы Универсиада объектларында зоналар оештыра.

2013 елгы Универсиада пресс-объектларын 20-нче июньнән 20-нче июльгә кадәр эшләвен тәэмин итү өчен Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы вакытлыча эшләүче персонал җыя. Резюме формасы һәм  позицияләр буенча мәгълүмат бирелгән.

Вакытлыча эшләүчеләр торак урыннары белән тәэмин ителми.  

Резюмеларны  2012 елның 31 декабренә кадәр ok@tatmedia.com электрон почтасына җибәрергә кирәк. Белешмәләр өчен тел.: (843) 570-31-10, Муратова Юлия.

Куелган таләпләр.

Резюме формасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International