Иртәгә – 14 августта – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында труппа җыены уза.
Труппа җыены — күптәнге традиция. Ел саен җәйге яллардан соң беренче көнне үк кече сәхнәдә барлык Г.Камал театры хезмәткәрләре җыела. Бу көнне яңа сезонда куелачак спектакльләр игълан ителә. Шулай ук монда труппага алынган яңа артистлар белән танышу уза, театр администрациясендәге үзгәрешләр турында әйтелә.
Бу юлы җыенда Татарстан Республикасының Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Г.Камал театры директоры вазыйфаларын башкаручы Илфир Якупов, Г.Камал театры артисты, театрның һөнәр берлеге рәисе Миләүшә Шәйхетдинова да катнашыр дип көтелә. Бу хакта Г.Камал исемендәге театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
13 август, "Татар-информ"