Этник музыка сөючеләр Крутушкага җыела

2012 елның 12 августы, якшәмбе

Дүртенче мәртәбә уздырылучы чара замана этник музыкасын иң шәп башкаручыларны җыя. Монда Татарстан, Россия һәм чит илләрнең этнографик коллективлары килер дип көтелә. Катнашучылар һәм кунаклар арасында тамак төбе белән әсәрләр башкаручы данлыклы «Хуун-Хуур-Ту» тува группасы, Сергей Старостин һәм Андрей Котов дуэты, Инна Желанная төркеме, «Nadishana-Gorelic Duo» (Германия-Польша), «Safty Magic» (Мәскәү), Казаннан автор һәм башкаручы Mubai бар.
Фестивальнең «Этнография» блогында төрле төбәкләрдән килгән коллективлар үзләренең чын милли әсәрләрен башкарачак. Монда татар, керәшен, рус, мари, чуаш, мордва, удмурт, Татарстан, Россия һәм чит илләрдә гомер кичерүче башка халык җырлары да яңгыраш табачачак. Һәрхәлдә, чараны оештыручылар шулай дип ышандыра. Фестивальгә абруйлы кунаклар да көтелә.
«Крутушка» дәвамында традиция буенча мастер-класслар уздыру да каралган . Төрле халыкларның биюләрен өйрәнү, уен коралларында уйнау серләренә төшенергә дә биредә мөмкин булачак. Шулай ук үз кулларың белән балчыктан, күннән, йоннан,туздан төрле эшләнмәләр ясарга һәм чүкү нигезләренә өйрәтәчәкләр.
Чара уңаеннан этнографик һәм тематик фильмнар күрсәтү каралган. Рәссамнар һәм фотографларның хезмәтләреннән торган күргәзмә дә фестиваль кунакларының күңеленә хуш киләчәк. Кунакларга төрле халыкларның ризыкларыннан авыз итү дә ошар, мөгаен.
Фестивальдә балалар иҗаты да читтә калмаган. Мәскәүдән килгән «Ученый медведь» фольклор-музыкаль театр нәкъ менә нәни тамашачының күңелен күрергә җыена, дип хәбәр иттеләр Intertat газетына.

 

12 август, "Интертат"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International