Ютазы районы җәйге лагерьларында район мөхтәсибәте булышлыгында “Наркотикларсыз тормыш” акциясе үтте.
Әлеге чараның төп максаты – балалар, яшүсмерләр һәм олы буын өчен наркотикларга каршы реклама һәм дәгъват алып бару аркылы наркотикларга карата тискәре мөнәсәбәт булдыру, шулай ук хокук саклау органнарын наркотикларның законсыз әйләнеше һәм куллану очраклары турында мәгълүмат белән тәэмин итүне көчәйтү.
“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында, беренчедән, наркотиклар таралышын кисәтү, икенчедән, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чаралар үткәрү каралган.
Ютазы районы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин билгеләп үткәнчә, яшьләрдә югары әхлакый сыйфатларны тәрбияләп, аларның рухын ныгытырга һәм җәмгыятьтә үз урынын табарга булышырга кирәк. Җаваплы һәм актив кеше тормышта да үз блын таба, ялгыш юлларга да керми, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.
10 август, "Татар-информ"