“Казан көзе” янә Игенчеләр сарае янына дәшә

2012 елның 8 августы, чәршәмбе

       Татарстанның дәүләт симфоник оркестры ачык һавада узучы II ХалыкараКазан көзеопера фестиваленә әзерләнә. Әлеге фестивальнең идея авторысимфоник дәүләт оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең атказанган артисты Александр Сладковский.
      
Музыкаль проект 30 август көнне Игенчеләр сарае янындагы зур концерт белән башланып китәчәк. Узган ел Дәүләт симфоник оркестры һәм Любовь Казарновская, Леонардо Граменья Кремль диварлары янына 12 мең тамашачы җыйган иде.Дөньяга яңа аваз салган фестиваль кайберәүләр хәтта елның мәдәни вакыйгасы буларак бәяләде.
      Быелгы фестивальгә дөньякүләм танылган тенор Роберто Аланья (Италия-Франция) һәм опера йолдызы, Мәскүәдәге Зур театр солисты Венера Гыймадиева чакырылган, дип хәбәр иттеләр Intertat.ru газетына.
      Ике сәгатьлек концерт программасы 20:00 сәгатьтә башланыр дип көтелә. Тамашачы “Евгений Онегин” әсәреннән Ленский ариясен, “Кармен”нан Хосе белән Микаэль дуэты,“Травиатта” дан Виолетта ариясе һ.б. музыкаль әсәрләр тыңлый алачак. Концерт өчен махсус зур сәхнә һәм зур экран куелачак, ди чараны оештыручылар. Тавыш өчен Россиянең иң яхшы аудиостудиясе белән берлектә тавыш режиссеры Владимир Рябенко җаваплы.
      Фестиваль концертларына керү ирекле. Ел башында ук Европадан килүче туристлар фестивальдә булу өчен гаризалар җибәрә башлаган.“Казан көзе”нә Америка, Италия, Австриядән дә кунаклар чакырылган. Проект кимендә 15 мең тамашачыys колачлар дип көтелә.
     «Концерт программасына быел да “Туган тел” әсәрен керттек. Безнең солистлар аны финалда башкарачак. Минем уйлавымча, җырга тамашачы да кушылыр”, - ди Сладковский үзе.
     Фестивальнең икенче көнендә, 5 сентябрьдә, Алексей Рыбниковның Бишенче симфониясе яңгыраячак. Хор солистлары төрле телләрдә җырлый. Казанда композитор Алексей Рыбниковны үзен дә көтәлә

    7 август, "Интертат"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International