Иделдә яхталар ярыша

2012 елның 8 августы, чәршәмбе

            Бу көннәрдә Идел елгасында крейсер яхталары арасында “Volga Open Race” дип аталган ачык чемпионат ачылды. Анда катнашучылар  җилкәнле көймә спорты төрендә көч сынаша. Быелдан башлап әлеге чара рәсми ярыш буларак оештырылып барачак.    
            Чемпионат 8 августка кадәр дәвам итә. Биредә Идел буе һәм Татарстан шәһәрләреннән 30дан артык яхта экипажы катнаша. Алар Казан, Яшел Үзән,  Яр Чаллы, Ульяновск, Тольятти, Самара һәм башка шәһәрләрдән килгән.
          Чарада 150дән артык яхтсмен катнаша. Араларында Җир шары тирәли поход ясаучылар, халыкара класслы спорт мастерлары да бар икән. Киләчәктә исә әлеге ярышларда катнашучылар бермәбер артыр дип көтелә.

7 август, "Интертат"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International