18 нче август көнне традиция буенча Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган “Сәйдәшстанга сәяхәт” дип исемләнгән сәнгать бәйрәме үткәреләчәк.
Бәйрәмдә күренекле сәнгать коллективлары, театр артистлары, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры, язучылар, җырчылар Венера Ганиева, Гөлшат Имамиева, Рөстәм Асаев, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башкалар катнашыр дип көтелә.
“Сәйдәшстанга сәяхәт” беренче тапкыр 2000 нче елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Галиәсгар Камал театры тарафыннан оештырыла. Татар профессиональ музыкасына нигез салган Салих Сәйдәшевны һәм аның исемен югары дәрәҗәгә күтәрүне үзенең максаты иткән Галиәсгар Камал театры директоры булып эшләгән Закиров Шамил Зиннур улы - әлеге чараны башлап җибәрүчеләрнең берсе. Бу күркәм бәйрәм ел да түземсезлек белән көтеп алына. Анда халкыбызның сөекле улы Салих Сәйдәшев иҗат иткән арияләр, җырлар, көйләр яңгырый.
Сәйдәш аланына баручы автобуслар Галиәсгар Камал театры яныннан иртәнге сәгать тугызда сәгатьтә кузгала.
7 август, "Татар-информ"