VIII Казан халыкара мөселман кинофестивале турындагы иң яхшы мәгълүмати язмага конкурс игълан ителә. Мөселман кинофестивале уңаеннан төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары арасында конкурс әле беренче генә тапкыр оештырыла.
Конкурсның максаты – «Мәдәниятләр аралашуы аша аралашу мәдәниятенә» дигән шигарь астында узучы фестиваль эшчәнлеген киң катлам халыкка җиткерү. Гомумкешелек рухи-әхлакый кыйммәтләр, мәдәни гореф-гадәтләр, дини сабырлык һәм кешелеклелек сыйфатларын, нинди диндә булуга да карамастан үзара иҗади тәҗрибә белән уртаклашуны пропагандалаучы фестиваль эшчэнлеген һәр яклап яктырту.
Конкурс таләпләре буенча, җурналист материаллары ММЧның теләсә-нинди төрендә дә кабул ителә; басма һәм интернет материаллар, фото, видео һәм радио тапшырулар. Алар барысы да республика һәм шәһәр ММЧсында 1нче августтан 11нче сентябрьга кадәр дөнья күргән булырга тиеш. Материал басылып чыгуга, аны 2012 елның VIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале (КХМКФ) оештыру комитетына җибәрү сорала.
Материаллар һәм гаризалар беренче чыганакка сылтама рәвешендә электрон адреска да: info@kazan-mfmk.com Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра., шулай ук фестивальнең матбугат хезмәте аша теләсә-нинди тапшыргыч аша кабул ителә. Озатып баручы хатта – гаризада (ирекле формада) автор хакында белешмә, басманың (газета, интернет-портал, теле һәм радио ресурлар) регалияләрен, басылган вакытны күрсәтү зарур.
Иң яхшы мәгълүмати материалга конкурс ике этапта узачак:
I этап – онлайн режимда тавыш бирү
II этап – белгечләр комиссиясе билгесе (әйдәп баручы федераль ММЧ вәкилләре).
2012 елгы VIII Казан халыкара мөселман кинофестиваленең Республика массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнәчәк. Аларны мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр, фестивальнең ябылыш тантанасында тантаналы бүләкләү һәм Татарстан Республикасының иң яхшы ММЧсы дигән исем көтә.
3 Август 2012, «Интертат» электрон газетасы