“Күк капусы ачылганда”

2012 елның 1 августы, чәршәмбе

Бүген сәгать 2дә КазанныңМиркинотеатрындаКүк капусы ачылгандадип аталган фильмның премьерасы тәкъдим ителәчәк.

Татарның мәшһүр улы Габдулла Тукай турында язучы Рабит Батулла сценарие буенча татарстанлылар төшергән әлеге тулы метражлы картинаның режиссерыФәрит Дәүләтшин. Фильм татар телендә булып, рус телендә субтитрлар белән күрсәтелә. Әлеге хезмәт 5-11 сентябрьда узачак VIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале конкурсына тәкъдим ителгәнлеген билгеләп үтү урынлыдыр. Гомумән алганда, “Миркинотеатрыннан хәбәр итүләренчә, республикабыз кинематографлары фестивальга быел дистә ярымлап фильм тәкъдим иткән. Шуны исәпкә алып, фестиваль дирекциясе параллель рәвештәТатарстан киносы көннәрепрограммасын гамәлгә ашыру мөмкинлеген карый.

 1 август, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International