Махсус тикшерүче орган (ул Роскомнадзор тарафыннан билгеләнәчәк) интернеттагы сайтларда әлеге закон буенча тыелган мәгълүматларның булу яки булмавын күзәтеп барачак. Тыелганнар арасындагы суицид (үз-үзеңне үтерү), наркотиклар әзерләү, балалар порнографиясе кебек мәгълүматлар каралган. Яңа канун буенча шушы хакта мәгълүмат булган сайтларны мәхкәмә карарысыз ябып булачак.
Хәер, сайтларны шунда ук ябу турында сүз бармый. Алдан сайт хуҗасы аларда закон буенча тыелган мәгълүматның булуы турында кисәтелә. Әгәр дә көн дәвамында мәгълүмат бетерелмәсә, сайтны ябу хостинг-провайдерга (әлеге сайтны саклаучы интернет-компания) йөкләнелә. Ул да бу таләпне үтәмәсә, әлеге сайт “кара исемлек”кә кертелә һәм интернетка чыгу мөмкинлеге биргән элемтә компаниясе ярдәмендә көн дәвамында ябыла.
Сайтның “кара исемлек”кә кертелүенә ризасызлык белдереп, өч ай эчендә мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә була.
Алда телгә алынган махсус тикшерү оешмасы интернет киңлекләрендәге халыкара низаг тудыру, сугышка чакыру, кан коюга өндәү кебек мәгълүматларны да күзәтәчәк. Алар табылган сайтларны “кара исемлек”кә кертү бу очракта мәхкәмә аша карала.
Әлеге закон җәмәгатьчелектә, бигрәк тә интернет-компания, сайтлар хуҗалары, блогерлар арасында ризасызлык уятты. Алар фикеренчә, яңа закон интернетта цензура булдыруга китерәчәк. Бу канунга каршы килеп, Wikipedia хәтта бер көнгә үз эшен дә туктатып торды. Ләкин канун авторлары закон кабул итүне балаларны интернеттагы ярамаган мәгълүматлардан саклау белән аңлаталар. Билгеле булганча, Россия Дәүләт Думасы аны 11 июль көнне кабул итте, бер атнадан соң канунны Федерация Советы раслады.
Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА, "Интертат", 31 июль.